Бөек Җиңүнең 81 еллыгын зурлап
Метрәй авыл җирлегенә Метрәй, Салауз Мухан, Иске чакмак һәм Ольгино авыллары керә. Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чаралар Метрәй, Салауз Мухан һәм Иске Чакмак авылларында узды.
Метрәй авылында узган тантаналы митингта район Советының аппарат җитәкчесе Ренат Гарипов катнашты һәм район җитәкчелегенең бәйрәм котлауларын җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Шәмгунов та өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде. Авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Рәдит Хәйбрахманов Чечен сугышында батырларча һәлак булган Ришат Фатыйховка истәлек тактасы куюда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Авыл имамы Мияссәр хәзрәт Әхмәтҗанов барча мәрхүмнәр рухына коръән аятләрен укыды. Митингта тыл ветераны Мирзанур Галимов, сугыш чоры балалары һәм авыл өлкәннәре катнашты. Мирзанур ага сугыш чорының бик авыр, зур югалтулар алып килүе хакында сөйләде. Митингта катнашучыларны Метрәй балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч мәктәп укучылары котлады. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Чарада катнашучы оешма вәкилләре һәм ветераннар обелискка чәчәкләр һәм веноклар салдылар.
Салауз Мухан авылында узган тантаналы митингны мәгариф ветераны Марс Тимергалиев алып барды. Ренат Гарипов һәм Илдус Шәмгунов котлау сүзләрен җиткерделәр. Авыл имамы Фәрит хәзрәт Гыйзтдинов мәрхүмнәр рухына багышлап коръән сүрәләре укыды. Минтингта катнашучылар алдыннан Салауз Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь армиячеләре узды. Авыл мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасы балалары да җырлар-шигырьләр аша бәйрәм котлауларын юлладылар. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Чара обелискка веноклар салу белән тәмамланды.
Иске Чакмак авылында да тантаналы митинг узды. Чараны Салауз Мухан авылы имамы Фәрит хәзрәт коръән аятҗләре уку белән ачып җибәрде. Чарада авыл өлкәннәре катнашты. Барлык катнашучыларга Р.Гарипов, И.Шәмгунов бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерделәр. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев