Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңү язы

Бөек Җиңү көне йөрәкләрдә

Вәрәш-Баш авыл җирлеге территориясендә урнашкан Иске Вәрәш һәм Вәрәш-Баш авылларында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар узды

Аларда район хакимияте вәкиле, контроль-хисап палатасы рәисе  Лилия Срурова катнашты һәм район җитәкчелегенең бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде. Чарада катнашучыларны Бөек Җиңү көне уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева котлады. Тантаналы митингларда тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре һәм туганнары, авыл халкы катнашты.

Иске Вәрәш авылында узган тантаналы митингта тыл ветераннары Рәйсә Хәсәншина һәм Сәрия Галиева, сугыш чоры баласы Бәһиҗә Баһауова катнашты. Бәһиҗә апа үз чыгышында сугыш чорының бик авыр һәм күп югалтулар алып килүен билгеләп үтте. Авылның ветераннар Советы рәисе Заһит Хафизов та котлау сүзләрен юллады. Иске Вәрәш авылының “Былбыл” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч мәктәп укучылары чарада катнашучыларга музыкаль тамаша тәкъдим иттеләр. Чарада катнашучылар мемориаль обелискка чәчәк-веноклар салдылар.

Вәрәш-Баш авылында узган митингны авыл имамы Әссәр Җәләлов коръән аятләре белән ачып җибәрде. Бәйрәмдә катнашучыларга Л.Срурова һәм З.Галиева котлаулар юлладылар. Вәрәш-Баш авылы “Аккош” балалар бакчасындә тәрбияләнүчеләр җырлар-шигырьләр бүләк иттеләр. Авыл җирлегендә эшләүче бюджет оешмалары коллективлары авыл уртасында урнашкан обелискка венокларлар һәм чәчәкләр салдылар.

Фотолар һәм видео авыл җирлекләреннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев