Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

“Урман иле”нә юл ачык (фоторепортаж)

“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагере капиталь ремонттан соң кулланылышка тапшырылды.

“Урман иле” лагере тарихы 1970 елга барып тоташа. Ул “Кызыл Октябрь” колхозы лагере буларак эшли башлый. Башта балалар палаткаларда яши, соңрак агач биналар төзелә. Илебез үзгәрешләр кичергән бер мәлдә лагерь мәгариф идарәсе карамагына тапшырыла. 

Быел “Урман иле” лагеренда “Балаларга – җәй” республика программасы нигезендә капиталь ремонт үтте: төзекләндерү өчен 123 млн сумнан артык акча тотылды. Нәтиҗәдә лагерь территориясендә җәяүлеләр өчен һәм велоюллар салынды, су, электр линияләре, канализация системасы тулысынча яңартылды, биналарның эче ремонтланды, яңа җиһазлар алынды, балалар өчен уен һәм ял мәйданчыклары ясалды. Территория койма белән уратып алынды, контроль керү пункты өчен бина салынды. Төзекләндерелгән ял һәм сәламәтләндерү лагере ял итү комплексын хәтерләтә. 

Лагерьны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, бинаның тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә балаларның ялын оештыруның нәтиҗәлелеге белән дә республикабызда иң яхшы лагерьлар дәрәҗәсенә күтәрелүен теләде.

Фәридә Гәйнетдинова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев