Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Тораклы булдылар (фоторепортаж)

Райондашларыбызга яңа фатир ачкычлары тапшырылды.

Колхоз урамындагы 20Е йортында сигез фатирның дүртесе – бер, калган дүртесе ике бүлмәле. ТР Дәүләт торак фонды ярдәме белән сафка баскан йорттан ятим балаларга фатирлар бирелде.

Элеккеге матур йола буенча Расих хәзрәт Каюмов йортка дога укыды. Район башлыгы йортны сафка бастырган подрядчы оешма – “Таткоммунжилсервис” җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтовка Рәхмәт хаты тапшырды.

– Торак мәсьәләләрендә төрле программалар ярдәмгә килә. “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” республика программасы ярдәмендә былтыр өч бала фатирлы булды. Һәркемгә үз йорты, үз куышы булу мөһим. Яңа фатирларда шат авазлар гына яңгырасын, яшь гаиләләргә сау-сәламәт балалар үстерергә язсын! – диде район башлыгы.

Алчәчәк Хөснетдинова фатир ачкычын бәхет кошы тоткандай кабул итеп алды. Шулай булмыйча, фатирны ул 10 ел көткән!

Лилия Шәймиева

 Лилия Шәймиева  фотолары

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2023 ел 22 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев