Пушкин паркы яңа сулыш алды: Мөслимдә заманча балалар мәйданчыгы ачылды
2011 елда файдалануга тапшырылган әлеге парк дистә еллар дәвамында мөслимлеләрнең яраткан урынына әйләнсә дә, вакыт узу белән бераз тузанлана һәм искерә башлаган иде.
Агымдагы елда нинди эшләр башкарылды?
Узган ел хөкүмәт программасы ярдәмендә паркны комплекслы яңарту эшләре старт алды. Проект өч елга исәпләнгән.
Агымдагы елда биредә зур эш башкарылып, балалар өчен заманча уен мәйданчыгы сафка басты. Ул куркынычсызлык таләпләренә тулысынча җавап бирә: мәйданчыкка йомшак резина өслек җәелгән.
Чарада район хакимияте вәкилләре, объектны сафка куючылар һәм күпсанлы райондашларыбыз катнашты. Чараны ачып, район башлыгы Альберт Хуҗин барлык катнашучыларны сәламләде. Төзүчеләргә эшләрне сыйфатлы итеп һәм билгеләнгән срокта башкарып чыкканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде:
«Парк һәрвакыт балалар тавышы белән гөрләп тора, ә безнең төп бурычыбыз — алар өчен куркынычсыз һәм кызыклы ял шартлары булдыру. Паркыбызны тагын да матуррак, уңайлырак итүгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм!»
Кемнәргә Рәхмәт хатлары тапшырылды?
Тантана кысаларында намуслы хезмәтләре өчен «Мост» җәмгыяте җитәкчесе Фиргать Галимовка Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук паркны карап, чистартып торучы «Карлыгач» балалар бакчасы мөдире Гөлнур Фазлыева да район җитәкчелегенең рәхмәтен кабул итте.
Яңа мәйданчыкның ачылуы чын мәгънәсендә гаилә бәйрәменә әверелде. Программада район мәдәният йорты артистларының музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды. Балалар өчен Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары интерактив мастер-класслар үткәрде.
Өлкәннәр сабыйларның шатлыклы көлүләрен, заманча таучыкларда һәм комлыкларда шау-гөр килеп уйнауларын күзәтеп, якты хисләр кичерде.
Репортаж авторы: Фәридә Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев