Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Инфраструктура

Парк балалар тавышыннан гөрли

Мөслимдә А. Пушкин исемендәге ял зонасының төзекләндерелгән өлеше ачылды

Яңа объектлар: памп-трек һәм уен мәйданчыгы

Бүген район үзәгендә дистәдән артык ял паркы, скверлар бар. “Кояшлы Ык” ял зонасы үзе генә дә берничә аланны үз эченә ала. Спорт белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган “Яшьлек” спорт комплексы да кич саен балаларның шат авазларына күмелә.

Мөслимнең А. Пушкин исемендәге паркы 2015 елда төзелгән иде. Дистә еллар дәвамында мөслимлеләргә хезмәт иткән парк ремонт сорый башлады. 2025 елда паркта “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль проекты ярдәмендә өч елга исәпләнгән төзекләндерү эшләре башланып китте. Биредә спорт сөюче, актив балалар өчен памп-трек мәйданчыгы ачылды. Анда балалар һәм яшүсмерләр скейтбордта, роликларда, самокатта һәм велосипедта йөри. Быел исә паркта балалар өчен заманча уен җиһазлары урнаштырылган мәйданчык пәйда булды. Аңа резин келәм җәелде.

Рәхмәт сүзләре һәм киләчәккә планнар

Шушы көннәрдә Пушкин исемендәге паркның төзекләндерелгән өлешен ачу тантанасы узды. Чарада район җитәкчелеге һәм төзүчеләр катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин ремонт һәм төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп һәм үз вакытында башкарган өчен төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

– Парк һәрвакыт балалар тавышыннан гөрләп тора. Безнең төп бурычыбыз – балаларга ял итү өчен имин һәм кызыклы шартлар тудыру. Өч ел элек паркны заманча итеп үзгәртү хакында карар кабул иткән идек. Быел да эш барды. Ул киләсе елда да дәвам итәчәк. Паркка үзгәрешләр кертү буенча фикер-тәкъдимнәрегез булса, без аларны тыңларга әзер, – диде Альберт Хуҗин. – Җәй – балаларның ял итү чоры. Шөкер, бүген районыбызда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Парк-скверларда балалар да, яшүсмерләр дә, яшьләр һәм өлкәннәр дә ял итә, спорт белән шөгыльләнә, кунакларын алып килә. Пушкин исемендәге паркны карап тотучы “Карлыгач” балалар бакчасы коллективына ихластан рәхмәт! Паркны төзекләндерүдә армый-талмый хезмәт куйган “Мост” җәмгыяте эшчеләренә дә рәхмәтебез чиксез. Киләчәктә бу парк тагын да матуррак, уңайлырак булачак! Паркта балаларның шат авазлары тынып тормасын, ә әти-әниләр, өлкәннәр биредә күңелле ял итсен!

Парк балалар тавышыннан гөрли

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 14 август саныннан укыгыз. 

Фәридә Гайнетдинова фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев