Мөслим районында төзекләндерү эшләре дәвам итә
Районда төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре ничек бара?
Мөслим районында инфраструктураны яңарту буенча масштаблы эшләр алып барыла. Район хакимиятенең төп бурычларның берсе — капиталь төзекләндерү эшләренең вакытында һәм югары сыйфатта башкарылуын контрольдә тоту.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе: актлар залы төзелеше финиш сызыгында
Мәктәпнең актлар залы төзелешендә стеналар күтәрү эшләре ахырына якынлаша. Бу объект районның мәгариф үзәгендә заманча чаралар үткәрү өчен мөһим әһәмияткә ия.
Янгын сүндерү-коткару бүлегендә — түбә яңарту тәмам
Бүлекнең түбәсен яңарту тулысынча тәмамланган. Тиздән фасад тышлау эшләре дә төгәлләнәчәк. Бина эчендә монтажлау һәм эчке бизәк эшләре актив бара.
Торак йортларга капиталь ремонт: 5 йортта электр челтәрләре яңартыла
Районның капиталь ремонт программасы буенча күпфатирлы 5 йортта электр челтәрләре алыштырыла. Йортларның фасадлары тәртипкә китерелә. Кайбер биналарда түбәләрне һәм подвалларны ремонтлау каралган. Бу — кешеләрнең куркынычсызлыгы һәм уңайлылыгы өчен зур адым.
А.Пушкин исемендәге парк: җәяүлеләр сукмаклары яңартыла
Паркта төзекләндерү эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта җәяүлеләр өчен сукмаклар яңартыла. Бу парк район халкының ял итү урыны буларак тагын да җәлеп итәрлек булачак.
Район хакимияте төзелеш эшләренең барышын даими контрольдә тота. Һәр этап вакытында һәм төгәл башкарыла. Түбәдәге фотолар — район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев