Мөслим юлларында эш дәвам итә
Вәрәшбаш юлының ремонтлана торган участогында юл башыннан алып юл чатына кадәр асфальтның беренче катламы салынды
План буенча, агымдагы елда беренче катлам асфальт Нарат Асты авылы чатына кадәр җәеләчәк. Ә юл участогын тулысынча ремонтлауны 2027 елда тәмамлау каралган.
Шулай ук Исәнсеф–Чишмә юнәлешендәге күптән көтелгән юл төзелеше дә тәмамланып килә. Метрәй авылында да юлны ремонтлау эшләре соңгы этапка якынлаша.
Район юлларында яңарыш дәвам итә — эшләр тәмамланган саен хәрәкәт итү шартлары да яхшырачак.
Фотолар – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Нет комментариев