Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Кышка әзер

Татарстанның юл эшләре программасын үтәү нәтиҗәләре һәм юл оешмаларының кышкы шартларда эшчәнлеге турында журналистлар өчен брифинг узды. Анда ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов, автомобиль юллары өчен җаваплы җитәкчеләр катнашты.

Министр башкарылган эшләргә анализ ясады. Урам-юл ремонты программасы, “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарылган эшләр белән таныштырды, проблемаларга тукталды. Фәрит Хәнифовны юлларда җәяүлеләрнең һәлак булуы борчый. “Быел юлларда 60 кешенең гомере өзелгән.

Төп сәбәпләрнең берсе – юлларның тиешенчә яктыртылмавы. Авылларга керү юлларын яктыртырга, ясалма калкулыклар куюны дәвам итәргә кирәк”, – диде министр.

Мөслим авылында юлларны тәртиптә тоту “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” унитар оешмасына йөкләнгән. Кышкы чорда урамнарны кардан чистарту өчен 21 техника әзерләнгән. Бер “Беларус” һәм биш үзбушаткыч “КамАЗ” юллардан җыелган карны чыгарачак.
Җәяүлеләр юлын өч мини-трактор кардан чистарта.  Бер мини-төягеч зур техника керә алмаган мәйданнардан карны чыгарачак. Кар күп яуганда, “Яңарыш” микрорайонындагы юлларны чистарту өчен бульдозер кулланылачак. Бозлавык булганда, юл чатларына сибәргә 10 тонна тозлы ком, тротуарлар өчен 5 тонна реагент әзерләнгән. Кышның нинди килүенә карап, өстәмә килешү нигезендә җитмәгән чималны кайтарту мөмкинлеге дә бар. 

Наилә Сәлахова

Фото - "Мөслим -информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев