Күптән көтелгән ремонт
Мөслим – Тат. Шуган юлында капиталь ремонт эшләре башланды. 1,5 километр арага асфальтның беренче өлеше түшәлеп тә бетте.
Мөслим – Олы Чакмак юлының бик начар булуы, ремонт таләп итүе авыл җыеннарында берничә тапкыр күтәрелде.
“Зур техника, йөк машиналары юлларны яраксыз хәлгә китереп бетерде. Язгы һәм көзге пычракларда бу юлдан йөрмәле түгел. Үз башына төшмәгән кеше безнең хәлне аңламый. Көн саен шуннан эшкә төшеп-кайтып йөрибез. Таксиларның да безнең якка барасылары килми. Кемнең күрәләтә машинасына зыян саласы килсен?! Машина тәгәрмәче сыярлык чокырлар бит юлда! Машинага килгән зыянны кем каплый?! Ничә ел ремонт көтәбез бит инде! Вәгъдә бирәләр дә эшләмиләр!” – дип, хат юллаган иде бер райондашыбыз.
Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 7 май санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев