Юлларны ремонтлау: Тукай урамында эшләр башланды, Колхоз һәм Хаертдинов урамнары төгәлләнде
Шулай ук З. Басыйрова урамын Икенче урау юл белән тоташтыру башкарылды
Юлларны ремонтлау буенча эшне дәвам итәбез.
«Бу атнада Тукай урамында ремонт башланды, ә Колхоз һәм Хаертдинов урамнарында эшләр төгәлләнде. Шулай ук З. Басыйрова урамын Икенче урау юл белән тоташтыру башкарылды.
Тиз арада эшләр Өченче урау юлында, шулай ук Михайловка, Иске Вәрәш авылларында һәм Үрәзмәт-Октябрь юлында башланачак», – дип хәбәр ителә Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.
Фото – Альберт Хуҗинның шәхси сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев