Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Инфраструктура

Йортлар яңа күлмәк кия

Мөслимдә төзелеш һәм ремонт буенча 20дән артык хөкүмәт программасы эшли.

Мөслимдә төзелеш һәм ремонт буенча 20дән артык хөкүмәт программасы эшли. “Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт” программасы буенча тугыз йортта ремонт эшләре бара. Республикада нәтиҗәле эшләүче программа нигезендә быел Красноармейская, Пушкин, Вахитов, Тукай, Кооператив һәм Банк урамнарындагы йортларга ремонт үткәрелә.
Банк урамындагы 56нчы һәм 60нчы йортларда “Строймус” оешмасы фасад ремонтлый. Кооператив урамындагы 156нчы һәм 168нче йортларда фасад ремонты үткәреләчәк. Бүгенге көндә төзүчеләр Красноармейская урамындагы 22нче һәм Кооператив урамындагы 229нчы йортны металлосайдинг белән тышлый.
– Капиталь ремонт программасына кергән барлык йортларда да эш Рәсим Шириевнең “Строймус” оешмасына йөкләнгән. Тукай урамындагы 33нче йортта гомер итүчеләр түбәдән су үтә дип зарлана иде. Бу мәсьәлә дә хәл ителә: түбәне яңадан ябалар, – ди Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев