Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Йөргән юлларыбыз имин булсын!

Юллар торышын “Имин һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кайгырта.

Юллар торышы, аларның сыйфатлы һәм имин булуы һәрвакыт игътибар үзәгендә. 2019 елда хөкүмәт тарафыннан “Имин һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кабул ителү дә шул хакта сөйли. Ел саен автомобиль юлларында ремонт үткәрелә, яңа юллар салына. Болар барысы да халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, юллар сыйфатын яхшырту максатында эшләнә.

ТР Министрлар кабинеты тарафыннан үткәрелгән брифингта да сүз Татарстанда “Имин һәм сыйфатлы юллар” милли проекты хакында барды. 

– Милли проект гамәлдә булган 2019-2024 елларда 1372,5 километр юл норматив хәлгә китерелә һәм 72 күпер төзекләндерелә. Татарстанда “Имин һәм сыйфатлы юллар” милли проекты буенча гына да юллар торышын яхшырту өчен 8,2 млрд сум акча тотыла. Шуның 2,4 млрд сумы – Россия Федерациясе бюджетыннан, 5,8 млрд сум республика бюджетыннан финансланачак, – диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары газетасының 2024 ел 22 март санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев