Җиң сызганулы булачак
Быел Мөслим районы 23 хөкүмәт программасында катнаша.
Бүгенге көндә “Мизгел” яшьләр үзәгендә капиталь ремонт бара. Ремонт эшләре өчен 91 млн сум акча бүленгән. Бүгенге көндә фасад ремонтлана, эчке эшләр башкарыла. Тәрәзәләр алыштырылды. Бинада кече һәм зур ике зал ясалачак. Тавыш, музыка яздыру, уен, аш-су бүлмәләре эшләнәчәк. Финанс чыгымнарын ТР яшьләр эшләре министрлыгы күтәрә. Эшне август ахырына төгәлләргә планлаштыралар.
– Нарат Асты авылындагы “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда да ремонт эшләре бара. Лагерьга керү өлеше эшләнә, ашханә, йокы бүлмәләренә, медкабинетка капиталь ремонт ясала, яңа җиһазлар алыначак. Ремонт барышында бинага электр җылыткычлары кую да планлаштырыла. Бу - киләчәктә лагерь ел дәвамында спорт ярышларына башка районнардан килгән укучыларны да кабул итә алачак, дигән сүз, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев.
Быел Михайловка авылында җирле үзидарә бинасы төзеләчәк. Мөслимнең “Строймус” оешмасы төзелешне башлады, бинаның фундаменты салынды. Яңа бина авылның фельдшер-акушерлык пункты янәшәсендә, обелиск артында урнашачак.
“Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт” программасы нигезендә Мөслимдәге күпфатирлы өч йортка ремонт керә. Кооператив урамындагы 164нче йортта төзүчеләр түбә алыштыруга кереште. Йортта электрүткәргечләр дә алыштырылачак. Кооператив урамындагы 170 Б йортында су системасы эшләнер дип көтелә. Кооператив урамындагы 235нче йортта түбә алыштырылачак. Ремонт эшләре өчен 7,4 млн сум акча каралган.
Быел районда спорт паркының өченче чираты эшләнәчәк. Паркта тротуар ясалачак, яктырткычлар, балалар мәйданчыгы куелачак, чүп савытлары, эскәмияләр урнаштырылачак. Паркта эш шушы көннәрдә башланырга тиеш. Төзекләндерү эше “Уңайлы мохит формалаштыру” республика программасы нигезендә башкарыла, моның өчен 11,5 млн сум акча бүленгән. Эшне Мөслимнең “Омега-строй” җәмгыяте башкарачак.
Мәгариф учреждениеләреннән Мөслим гимназиясендә һәм Рус Шуган мәктәбендә туклану блогын яңарту планлаштырыла. Ремонтны “Строймус” оешмасы башкарачак, финанслау күләме – 6,1 млн сум.
Дусай авылында модульле ФАП төзеләчәк. Бинаның урыны билгеле, свайлар кагылган.
Картлар һәм инвалидлар йортына да ремонт керәчәк. «Омега-строй” оешмасы әлеге объектта бүлмәләргә өлешчә ремонт ясаячак, идәннәр эшләнеп, электрүткәргечләр яңартылачак.
“Үсеш ноктасы” программасы кысаларында Олы Чакмак мәктәбендә быел махсус кабинет эшли башлаячак. “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында проекторлар, ноутбуклар кайтыр дип көтелә. Ремонт 1 млн сумга төшәчәк.
– “Чиста су” программасы кысаларында, узган ел башланган эшне дәвам итеп, Югары Табын авылына су китерү өчен скважина казый башладылар. Суүткәргечләр сузып, су башнясы утыртылачак. Шундый ук эш Катмыш авылының яңа җир участокларында да башкарылачак. Су кертелгән өлештә юлларга гравий да түшәләчәк. Су кертү Казанның “Азамат” җәмгыятенә йөкләнгән. Финанслау күләме – 8 млн сум.
Мөслимдәге су башнясына да быел ремонт ясала. 1982 елда сафка баскан объект шактый таушалган, күп җиреннән су саркып утыра. Район үзәгендә яшәүчеләрнең 50 процентын су белән тәэмин итүче башняга ремонт чыгымнары 5 млн сумнан да ким булмаячак. Ремонт үзара салым хисабына башкарылыр дип планлаштырыла. Ремонт вакытында халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен, эшне тиз тотарга туры киләчәк, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе янәшәсендә 100 урынлы клуб төзелеше дә планлаштырыла. Балалар мәйданчыгы урынында төзеләчәк бинаның проекты эшләнә. Мөслим политехника техникумы студентлары өчен Авзалов урамындагы 1Б йорты белән Мөслим гимназиясе арасында төзеләчәк тулай торакның да проекты төзелә.
Быел башкарылачак ремонт эшләре арасында Мөслимнең Яңарыш микрорайонында урамнарга газ кертү дә бар. Бу эш “Газ белән тәэмин итү” программасы нигезендә башкарылачак. Дүрт урамга газ кертү өчен проект эшләре башланган инде. Яңарыш һәм Аэропорт микрорайоннарында бишенче провод сузылып, урамнар яктыртылачак.
Юл фонды ярдәме белән Мөслим авылы эчендә юлларга да асфальт түшәләчәк. Колхоз, Тукай, Кооператив һәм Комсомол урамнарында асфальт салыныр, дип көтелә.
Тукай һәм Колхоз урамнарында тротуарлар да ясалачак. Балалар сәнгать мәктәбе янында 100 метр арага тротуар эшләү каралган.
Быел Мөслим “Торак” өчъеллык программасына да керде. Программа кысаларында Мөслимнең Фоат Садриев урамында – тулысынча, Аэропорт микрорайонындагы урамнарга өлешчә асфальт түшәләчәк.
Башкарасы эшләр шактый. Һәр эш үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылсын иде!
Лилия Шәймиева
Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев