Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Рус Шуган авылында күпер ачылды

Рус Шуган авылында 380 мең сум күләмендә үзара салым җыелган.

Узган ялларда күперне ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, район активы, җирлек халкы катнашты.
Район башлыгы русшуганлыларны көтеп алган вакыйга белән тәбрик итеп, күпернең халыкка озак еллар хезмәт итүен теләде.

– Күпернең Халыклар бердәмлеге көнендә ачылуы – төрле милләт халыкларын берләштерү символы да. Рус Шуган авыл җирлеге кунакчыллыгы белән үрнәк. Биредә яшәүчеләр һәр чарада актив һәм бердәм. Проблемаларны да үзара хәл итәләр, чүпне тышка чыгармыйлар, – ди Альберт Хуҗин.
Рус Шуган, Тат. Смыловка, Рус Смыловка, Островка авылларын берләштерүче Рус Шуган авыл җирлегендә өч авыл Ык елгасының – бер ягында, җирлек үзәге елганың икенче ягында урнашкан. Рус Шуганнан Тат. Смыловка авылына Мөслим аша барганда 48 километр юл узарга кирәк, күпер аша ара – алты километр!

– Күпер җиде ел чамасы элек яраксыз хәлгә килде. Ремонт өчен шактый зур сумма кирәк иде. Бу эшне гел кичектереп килдек. Болай булмый дип, җыенда авыл халкы бертавыштан күперне ремонтлауны сорады. Җәй дәвамында “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятие- се күперне төзекләндерү, яңарту эшен алып барды. Күперне төзекләндерү – халыклар дуслыгының, бердәмлегенең матур үрнәге. Бу җирлеккә ул, һичшиксез, файда китерәчәк. Зур һәм бик кирәкле эш башкарылды. Җирлектәге масштаблы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек биргән дәүләт җитәкчелегенә, район башлыгы һәм ремонтны башкарып чыккан оешма коллективына рәхмәтемне җиткерәм, – диде авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Ремонт барышында күпергә илтүче мәйдан агач тамырларыннан чистартылган, күпергә керә торган юл тигезләнеп, гравий түшәлгән. Яр кырыйлары зур ташлар, плитәләр белән ныгытылган. Авылдан күпергә кадәр юлны грейдер тигезләгән.

– Күпер ачылуны барыбыз да зарыгып көттек. Хәзер рәхәтләнеп балыкка, җиләккә-гөмбәгә йөрергә мөмкинлек туды. Безнең алма бакчасы да аръякта урнашкан бит. Күпләрнең пай җирләре дә шунда. Күрше авылларда яшәүче туганнарга, дусларга бару өчен хәзер чакрымнар киртә була алмый, – ди Павел Устеряков.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев