Ятимнәргә  фатир бирелде
Инфраструктура

Ятимнәргә фатир бирелде

Бүген ятим балаларга Мөслим авылы Колхоз урамында төзелгән йортның фатир ачкычлары тапшырдылар.

Колхоз урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында , “Карлыгач” балалар бакчасы янындагы төзелгән ике катлы йорттан  ятим балаларга фатир ачкычлары тапшырылды. Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.
Колхоз урамы, 20 Е йорт адресы буенча төзелгән 8 фатирлы йортның 4се – бер бүлмәле, дүртесе ике бүлмәле фатирлар. ТР дәүләт торак фонды аркылы сафка баскан йорттан фатирлар ятим балаларга бирелде.

Лилия Шәймиева фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев