Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Яңа микрорайон урамнары асфальтлы булды

Бүген Мөслимнең Днепров һәм Хәбибуллин урамнары киселешендә юл ачу тантанасы булды.


Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, “ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” вәкиле Илдар Салихҗанов, подрядчы оешма җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтов һәм Мөслим халкы катнашты.

Ремонт эшләре Аэропорт һәм Янарыш микрорайоннары урамнарын, Мөслим эчендәге Колхоз, Комсомол, Кооператив урамнарын үз эченә алды. Гомумән алганда, 10 км юлга асфальт салу өчен республика бюджетыннан 291 млн сумнан артык средство сарыф ителгән.

"Мөслим кебек кечкенә район үзәге өчен бу бик әһәмиятле күләмдәге акча дияр идем. “Торак” федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Мөслим авылының яңа 11 урамына асфальт салу Мөслим халкы өчен зур вакыйга булды. Бу урамнарда 800дән артык кеше яши, аларның 80 проценты – балалы яшь гаиләләр. Урамнарны асфальтлау яңа йортлар төзүгә дә яхшы этәргеч бирә", – диде үз чыгышында район башлыгы Альберт Хуҗин.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев