Җәй – төзүчеләрнең дә урак өсте
Төзелеш-ремонт эшләре җәйге чорда киң масштабта алып барыла
«Мари Бүләр һәм Күбәк гомуми белем бирү мәктәпләренең ашханәләрендә төзекләндерү эшләре бара. Эш барышында ашханә бүлмәләре санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп ремонтлана. Ашханәләрдә төзекләндерү эшләрен 15 августка кадәр төгәлләү бурычы куелды. Рус Шуган мәктәбендә “Үсеш ноктасы” программасы ярдәмендә ремонт ясалачак»,- диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.
Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев