Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Закон һәркемгә бер

14 яшьлек балаларга мопедта йөрү рөхсәт ителми.

21 августтан “Балаларга – игътибар!” профилактик операциясе старт алды. Ул 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акция юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү максатында уза. 

– Уку елы башланыр алдыннан ДАИ инспекторлары мәктәп һәм балалар бакчалары янында урам-юл челтәренең торышын тикшерә. Мәктәп автобусларының техник торышына да аерым игътибар бирелә. 1 сентябрьдән мәгариф оешмалары янында ЮХИДИ постлары торачак. Шоферларның иминлек каешларын тагып йөрүе, балалар учреждениеләре янында һәм җәяүлеләр юлларында тизлек режимын саклавы, балаларны автокреслоларда йөртүе мөһим, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. 

Юл хаталарны кичерми. Мототранспорт белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәсә дә, җәй башыннан мотоциклда “чапкан” тугыз үсмергә административ беркетмәләр төзелгән. 

– Мототранспорт белән идарә итүчеләр быел җәй тагын да артты. Бу төр транспорт белән идарә итәргә хокукы булмаган, яше җитмәгән үсмерләрнең машина юлыннан мотоциклда йөрүләре уйланырга мәҗбүр итә. Шундый сигез үсмергә җәй дәвамында беркетмә төзелде. Транспорт белән идарә итәргә хокукы булмаган килеш мотоциклда йөргән егетләргә  5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган.  14 яше тулып, паспорт алса да, балага мопедта йөрү тыела. Бу төр транспортта балигъ булмаган бала тоткарланса, эш балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия тарафыннан карала, – ди ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.

Лилия Шәймиева

Фото Мөслим-информ архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев