Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Хәвефсез узсын!

Көннәрнең кинәт җылытуы елга-күлләрдәге бозның да тизрәк эрүенә китерергә мөмкин.

Язын су өстендәге боз катламының көзге чор белән чагыштырганда ныклыгы кимрәк икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Балыкчыларның язын боз өстендә балык тотканда һәлак булу очраклары күп. Бозның калынлыгы күлдә тигез булса да, елгаларда урыны белән юка. Камышлы участокларда, елга борылышларында, үрдән агымнарда, яр кырыенда бигрәк тә. 

– Балыкчылар, боз өстеннән йөрүчеләр саклык чараларын күрсен иде. Балык та, бернәрсә дә кеше гомере белән тиңләшә алмый. Боз өстенә чыгу тормыш өчен куркыныч! Иминлек кагыйдәләре буенча, боз катламының тирәнлеге 10 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Башкача булганда, кеше тормышы өчен куркыныч янарга мөмкин. Боз өстендә балык тотарга җыенгансыз икән, тәҗрибәле балыкчылар белән бергә барыгыз, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Мәллә күпере янына туктаган машиналарның күплеге боз өстендә балыкчыларның да байтак  булуына ишарәли.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 22 март санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев