“Халык инспекторы” йокламый
Мобиль кушымта хокук бозуларны теркәп кенә калмый, акча эшләргә дә мөмкинлек бирә
Социаль челтәрләрдә Татарстанда яшәүче бер ир-атның “Халык инспекторы” мобиль кушымтасы ярдәмендә 275 мең сум (!) акча эшләп, рекорд куюы турындагы хәбәр күпләрдә кызыксыну уятты. Ир-ат “Халык инспекторы”на 220 хәбәр җибәреп, машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын теркәгән.
“Халык инспекторы” – гражданнарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәп, ЮХИДИга җибәрергә мөмкинлек бирүче мобиль кушымта. Ул 2017 елда Татарстан төбәк проекты буларак эшли башлады. 2021 елда Россия Президенты Владимир Путин “Халык инспекторы”н, федераль версия буларак, ил күләмендә эшләтергә тәкъдим итте.
– “Халык инспекторы” кушымтасы аша юл кагыйдәләрен, автомобильләрнең тукталыш һәм туктау урыны кагыйдәләрен бозу очракларын теркәгән фото һәм видеоларны җибәрергә мөмкин. Мондый кагыйдә бозулар күп очракта җәяүлеләр кичүендә, тыю билгесе астында, җәмәгать транспорты полосаларында, балалар яки спорт мәйданчыкларында күзәтелә. Быел “Халык инспекторы” кушымтасы аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 3 кеше ачыкланды. Дәлилләр белән теркәлгән хәбәрләрнең берсе дә игътибарсыз калмый. Гаеплеләргә җәза билгеләнде, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Гаеплене күргәч, күпләр хокук бозу турында әйтергәме, әйтмәскәме дип икеләнеп кала. “Әйтсәм, эләкче булам”, – дип уйлаучылар да бар.
– Кемдер хокук бозганны күреп тә күрмәмешкә салыша. Бу – һәркемнең күңел эше. “Халык инспекторы” кушымтасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәгән өчен акчалата бүләк бирелә. Алар арасында кызыл утка чыгу, каршы як полосага чыгу, стоп-линияне бозу, руль артында телефон куллану, иминлек каешын эләктермәү, җәяүлене үткәрмәү һәм көнкүреш калдыкларын юлга ташлау кебек хокук бозулар бар. Шулай итеп, кайберәүләр өчен “Халык инспекторы” кушымтасы җәмгыятькә файда китерү белән бергә өстәмә керем чыганагына да әверелә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
“Халык инспекторы”ның җәмәгатьчелек өчен дә файдасы зур. Татарстан юлларында әлеге мобиль кушымта белән иминлекне көчәйтүгә үз өлешләрен кертергә әзер битараф булмаган гражданнар хәрәкәте көчәя бара.
– Узган ел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, “Халык инспекторы” кушымтасы аша республика халкына 400 мең сумнан артык акча түләнде. Кушымта – дәүләт автоинспекциясе ярдәмчесе. Ул хокук бозуларга оператив җавап бирергә һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Гражданнарга юл йөрү кагыйдәләрен бозуны смартфон камерасына теркәп хәбәр итәргә мөмкинлек бирүче уңайлы корал ул. Кушымта камера ачылу белән эшли башлый һәм хокук бозуны оператив рәвештә теркәргә мөмкинлек бирә. Түләү алу өчен кирәкле барлык мәгълүматларны һәм реквизитларны күрсәтеп, заявка тутыру авыр түгел. Адресны кулдан кертергә яки геолокацияне картада мөстәкыйль рәвештә күрсәтергә мөмкин. Бу элемтә һәм геопозицияне билгеләү проблемаларын хәл итә. Түләү, административ хокук бозу турында карар чыгарылганнан соң, хокук бозучы тарафыннан штрафка дәгъва белдерелүгә карамастан түләнә, – ди районның ДАИ инспекторлары.
Наилә Нәбиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев