Иминлек

Вакыты чыккан машина йөртү таныклыгы белән йөрү автомобилегездән колак кагуга китерәчәк

Ел башыннан районда руль артына гамәлдә булмаган таныклык белән утырган 25 кеше тоткарланган

Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты бетү белән ул юридик көчен югалта һәм автомобиль белән идарә итү хокуксыз йөрүгә тигезләшә.

“196 санлы Федераль закон нигезендә, машина йөртү таныклыгы аны бирү датасыннан башлап – 10 ел гамәлдә. Документта күрсәтелгән дата узу белән документ гамәлдә булудан туктый. Вакыты чыккан таныклык белән йөргән өчен 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф каралган. Шофер, яңа таныклык алганчы, автомобиль белән идарә итүдән читләштерелә, машина махсус стоянкага урнаштырыла. Эвакуация һәм саклау чыгымнарын транспорт хуҗасы түли. Таныклыкны алыштыру өчен паспорт, иске таныклык һәм медицина белешмәсе кирәк”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
 

Фото:Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев