Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Уяу булырга кирәк!

Узган атнада Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында халыкны эвакуацияләү бу- енча өйрәнүләр үтте. Сигнал килгәннән соң бина эченнән барлык кешеләр дә чыгарылды.

Бер-бер артлы җаваплы хезмәтләр: беренче булып – полиция хезмәткәрләре, аннан соң янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм, газ участогы хезмәткәрләре килде. – Бу “шартлы” эвакуация булды. Ләкин һәрчак уяу булырга кирәк. Районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе Татарстан Республикасы террорчылыкка каршы көрәш аппараты белән һәрдаим элемтәдә тора. Нинди дә булса хәбәр килгән очракта республика комиссиясе карары бер сәгать эчендә массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә халыкка җиткерелергә тиеш, – ди район башлыгының террорчылыкка каршы көрәш буенча ярдәмчесе Наил Бәдретдинов.
Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышын район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов алып барды. – Ижау, Казан шәһәрләрендә булган вакыйгалар террорчылыкка каршы көрәшне активлаштыруны таләп итә. Без кул астыбызда эшләүче хезмәткәрләрнең дә, гаиләләребезнең дә иминлеген тәэмин итәргә тиеш, – диде ул.
Наил Бәдретдинов район мәдәният йортында узган “шартлы” эвакуация турында сөйләде. Утырышта район эчке эшләр бүлегенә – хезмәткәрләрнең бурычларын конкретлаштырырга, мәгариф оешмалары янында хәрәкәтне чикләүне тәэмин итәргә тәкъдим ителде. Оешмаларда биналарның схемасы һәм эвакуация планы булырга тиеш. Социаль учреждениеләрдә дежурлык оештыру, урамнарда, сквер-паркларда һәм башка җәмәгать урыннарында тәртип саклауны көчәйтү кирәклеге турында әйтелде. Шул ук вакытта социаль объектларда планнан тыш тикшерүләр, өстәмә инструктажлар үткәрергә, сак чараларын көчәйтергә тәкъдим ителде.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев