«Тормыш дәресләре»: иминлек темасы актуаль
Мөслим лицее укучылары 123 нче санлы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Раушан Сәфиуллин белән очраштылар
Сыйныф сәгате “Тормыш дәресләре” исеме астында үткәрелде. Дәресләр барышында “иминлек”, “янгын куркынычсызлыгы”, “җаваплылык” төшенчәләренә аерым басым ясалды.
Янгын куркынычсызлыгы темасы мәктәптә тәрбия-белем бирү процессында аерым урын алып тора. Дәреснең төп бурычларының берсе – укучыларда янгын куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру, янгын вакытында һәм куркыныч янаган мизгелдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен булдыру иде.
Тулырак: Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеосында.
Лилия Шәймиева фотосы.
Нет комментариев