“Тоннель” операциясе үтте
Чара барышында 7 административ беркетмә төзелгән.
“Тоннель” операциясе үтте. Профилактик чара барышында 35 транспорт тикшерелеп, 7 административ беркетмә төзелгән. “Мондый төр операция ай саен үткәрелә. Монысында иминлек каешын эләктермәгән – өч, автотранспортта баланы махсус креслодан башка йөрткән ике райондашыбыз, укып булмый торган хәлдәге номерлы машинада йөрүче һәм спиртлы эчемлекләр кулланган килеш техника белән идарә итүче ике шофер җаваплылыкка тартылды”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс мәгъданов.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев