Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Якындагы көннәрдә республикада күп кар явуы һәм буран фаразлануы сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

16 гыйнварда кич һәм 17 гыйнварда төнлә һәм көндез төбәк территориясендә һәм Казанда да көньяктан көчле җил көтелә, көчәйгәндә тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк.

Сишәмбе 20.00 сәгатьтән чәршәмбе 11.00 сәгатькә кадәр җилнең тизлеге секундына 25-27 метр фаразлана, дип билгеләп үтте синоптиклар.

Моннан тыш, Татарстанда көчле җил, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булырга мөмкин, кар күп явачак. Юлларда кар көртләре фаразлана.

Фото -Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев