Татарстанда питбайк фаҗигаләре арта — әти-әниләргә җинаять җаваплылыгы яный
Иминлек

Татарстанда питбайк фаҗигаләре арта — әти-әниләргә җинаять җаваплылыгы яный

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: быел җәй балигъ булмаган яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан. Сәбәбе — урамнарда спорт инвентаре саналучы питбайкларда йөрүчеләрнең күбәюе

Быел җәй питбайкта йөрүче яшүсмерләрнең һәм алар катнашында теркәлгән юл-транспорт фаҗигаләренең артуы турында хәбәр итә ДАИ инспекторлары. 2026нчы елның 6 сентябренә булган мәгълүматка караганда, сигез айда Татарстанда балигъ булмаган балалар катнашында 206 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 6 бала һәлак булган, 221 бала авыр тән җәрәхәтләре алган.

Питбайк ул – спорт инвентаре, транспорт чарасы түгел! Аның белән гомуми файдаланудагы юлларда, юл кырыйларында һәм тротуарларда йөрү тыела. 16 яшьтән кечерәк яшүсмер юлда питбайк белән идарә иткәндә ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан тотылган очракта, аның әти-әнисе җаваплылыкка тартылачак. Яшүсмерне тәрбияләү бурычын үтәмәгән өчен – РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе, шулай ук идарә итүне хокукы булмаган затка тапшырган өчен шушы ук кодексның 12.7 маддәсе 3нче өлеше буенча әти-әниләрне административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Штраф күләме 30 мең сум тәшкил итә.

– 9 сентябрь көнне Мөслим – Әлмәт юлының 53нче километрында, Михайловка юлында юл-транспорт фаҗигасе булды. Питбайк белән идарә иткән 14 яшьлек яшүсмер каршы як полосага чыга һәм “Лада-Ларгус” машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике транспорт та техник зыян ала. Бала Яр Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатыла. 2012 елгы яшүсмернең Михайловка мәктәбеннән туган авылы Элемтәгә кайтуы булган. Моңа кадәр юл-транспорт фаҗигасенә юлыккан яшүсмернең әти-әнисенә административ беркетмә төзелеп, зур суммада штрафка тартылса, быелдан әти-әниләргә җинаять җаваплылыгы яный, – дип кисәтә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. 

Күнекмәләр һәм тәҗрибә җитмәү сәбәпле, питбайкларда йөрү яшүсмерләр өчен бик куркыныч. Яшүсмерләр еш кына шлемсыз һәм башка төр экипировкадан башка йөри. Бу исә, егылганда, җәрәхәтләнү, имгәнү мөмкинлеген арттыра. 

– Питбайкларда фаралар, борылышлар һәм арткы күренеш көзгеләре, гомуми файдаланудагы юлларда имин йөрү өчен кирәкле башка элементлар юк. Шул ук вакытта питбайкта тизлек тиз арта: сәгатенә 50 километрдан 120 километрга кадәр җитәргә мөмкин. Яктырту чаралары һәм көзгеләр булмау сәбәпле питбайк йөртүче юлда күренми. РФ Җинаятьләр кодексының 151.2 маддәсе нигезендә, балигъ булмаган балаларны куркыныч гамәлләргә тарткан өчен 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Россиядә мондый беренче очрак узган елның көзендә теркәлде. 

– Без үткәргән рейдларда төп максат – җәза түгел, кисәтү. Әмма гамәлләр саны арткан саен, хокукый җаваплылык та кырыслана. Балалар иминлеге мәсьәләсе быел яңа дәрәҗәгә күтәрелде һәм җаваплылыкның да күпкә кырысрак төре билгеләнде. Узган ел балигъ булмаган балалар катнашында 41 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, аларның берсе үлем белән тәмамланды, 40 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Күпчелек очракта мототехниканы балаларга әти-әниләре алып биргән. Төп проблемаларның берсе – питбайкны гади мотоцикл белән бутау. Питбайкта һәм эндуро техникасында олы юлларда йөрергә ярамый, алар спорт мәйданчыклары өчен генә каралган. Шуңа карамастан, Мөслим урамнарында питбайкларда йөрүчеләр аз түгел. Бу юл-транспорт фаҗигаләре куркынычын арттыра. Узган атнада булган фаҗигадә яшүсмернең исән калуы – могҗиза! Бу хәл башкаларга сабак булсын иде! Әти-әниләрне тагын бер кат уйланырга чакырам: балаларыгызны кайгыртсагыз, аларга мототранспорт алмагыз! – дип искәртә Феликс Мәгъданов.

Фото: Татар-информ


Нет комментариев