Татарстанда пилотсыз очкычлар куркынычлыгы: нәрсә беләргә һәм нишлиргә кирәк?
Пилотсыз очкыч табылу яки аның төшү урыны турындагы мәгълүматны кичекмәстән 112 яки 102 номерлары буенча хәбәр итәргә кирәк
Игътибарлы булыйк
Пилотсыз очкычларның Татарстанга һөҗүме турындагы хәбәрләрне хәзер еш ишетергә туры килә. Әледән-әле Казан, Бигеш аэропортларында очкычларның китү һәм килү вакытлары кичектерелүе хакындагы хәбәрләрне укып, ишетеп торабыз. Көннәрдән бер көнне алар районыбыз территориясендә күренмәс дип әйтеп булмый.
Бер төн эчендә Россиянең төрле шәһәр һәм өлкәләренә һөҗүм итүче дистәләгән пилотсыз очкычны юк итү турындагы хәбәрләрне һәр иртә күрергә мөмкин. Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт кебек шәһәрләрнең сәнәгать объектларына һөҗүмнәр инде берничә тапкыр теркәлде.
– Хәзер һәркемнән уяу, игътибарлы булу сорала. Пилотсыз очкычларны күргәндә, куркып калырга, паникага бирелергә ярамый, – ди район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов. – Һавада пилотсыз очкыч күргән очракта, якындагы ышык урынга (подвал, бина) кереп, якын-тирәдәге кешеләрне дә ачык урында калуның куркыныч булуы турында кисәтергә кирәк. Бина эчендә булсагыз, тәрәзәләргә якын килергә ярамый. Пилотсыз очкыч төшкән урынга якын килү тыела. Пилотсыз очкыч табылу яки аның төшү урыны турындагы мәгълүматны кичекмәстән 112 яки 102 номерлары буенча хәбәр итәргә кирәк.
Пилотсыз очу аппараты күргәндә һәм һөҗүм булганда, түбәндәге кагыйдәләрне төгәл үтәү мөһим.
– Һөҗүм вакытында машинада калу яки тәрәзә янында басып тору тыела.
– Бинада булсагыз, астагы катларга яисә подвалга төшегез. Беркайчан да лифттан файдаланмагыз!
– Пилотсыз очу аппараты һөҗүме вакытында астагы катларга төшәргә өлгермисез икән, фатирда тәрәзәсез, терәк стеналар арасындагы бүлмәдә яки ванна бүлмәсендә идәнгә урнашырга кирәк.
– Һөҗүм вакытында урамда булсагыз, иң якын качу урынына яки подвалы булган бинага йөгерегез.
– Һөҗүм вакытында рульдә булсагыз, машинадан чыгып, ышык урын эзләгез.
– Һөҗүмнән соң пилотсыз очу аппаратының кисәкләрен тапсагыз, бернәрсәгә дә кагылмагыз, җайланманы тапкан урыннан читкә китегез.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр яки сирена тавышын ишетәсез икән, тыныч кына киенергә һәм ышанычлы качу урынына яшеренергә кирәк. Шартлау тавышлары ишетелгән якка бару катгый тыела. Кызыксынып яисә фотога төшерү нияте белән очышлар теркәлгән урынга барырга ярамый. Пилотсыз очкычлар һөҗүмен яки шартлау вакытын фотога төшермәгез һәм кадрларны җибәрмәгез. Сезнең әлеге кадрлар дошманга урында ориентлашырга мөмкинлек бирә ала. Әлеге кагыйдәләрне үтәү сезнең генә түгел, ә шушы вакытта янәшәдә булган кешеләрнең иминлегенә дә йогынты ясаячак.
Иминлекне тәэмин итү һәрберебезнең бурычы булып тора. Барыбыз да игътибарлы һәм уяу булып, бәла-казалардан саклану кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Балаларга да сак һәм игътибарлы булу кирәклеген тагын бер кат искәртергә онытмагыз!
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев