Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Татарстан Республикасы министрлар Кабинетында журналистлар өчен язгы ташуга әзерлек буенча брифинг узды

Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды

Язгы ташуның иң көчле чоры апрельнең беренче ункөнлегенә туры килер дип көтелә, - дип хәбәр итте Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчсе Сергей Захаров.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, язгы ташуга фараз - борчулы. Чөнки интенсив су басу ихтималы зур - кыш буена яуган явым-төшемнең күләме климат күрсәткечләреннән артып киткән. Рөстәм Нигъмәтуллин алдагы сорауларга аерым игътибар бирде:

– Язгы ташу чорына алдан ук әзерләнергә кирәк. Мәсәлән, су объектларында агач үсемлекләре тиресен вакытында табарга һәм бетерергә, чүп-чарны җыештырырга, торбаларны һәм коллекторларны тикшерергә кирәк. Мондый эш системалы характерда булырга тиеш, – диде ул.

Утырышта язгы ташу башланганчы алдагы бурычлар билгеләнде.

Язгы ташуга әзерлек буенча һәр районда эшче комиссияләр төзелеп, чаралар планы эшләнгән. Бүгенге көндә яр буйларны ныгыту, боз шартлату буенча эшләр билгеләнә. Су басу куркынычы булган урыннар билгеләнә. Гидротехник корылмалар буенча күзәтүләр алып барыла.

Утырыш барышында җаваплы министрлык вәкилләренең чыгышлары тыңланды. Шулай ук журналистларның сорауларына җавпалар бирелде.

Фәридә Гайнетдинова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев