Сукбай этләрдән ничек сакланырга? 7 ышанычлы ысул һәм куркынычсыз калу өчен киңәшләр
Ярдәмгә чакырып кычкырырга оялмагыз
1. Сукбай этләр, гадәттә, өер булып яши. Алар үзләрен бик агрессив тотса, качар урын булмаган ачыклыкка чабарга ярамый. Чөнки этләр куып тотып, аяктан җэләктерергә яки аркага сикерергә мөмкин.
2. Этләр өереннән якынтирәдә, 5-10 метр ераклыктагы берәр урында гына качып була. Мәсәлән, подъезд яки автомобильдә.
3. Качар җир юк икән, киртәле урын (койма, йорт стенасы, агач һ.б.) табарга кирәк. Шунда этләр арткы яктан килеп әйләндереп алмаслык итеп басыгыз.
4. Үзең белән эт арасына киртә кую мөһим – сумка, кулчатыр, җирдә яткан таяк (һ.б.) та ярый, һичьюгы өстеңдәге куртканы салып кулга тотарга була. Эт белән ике арага киртә куйгач, яшеренеп булырлык урынга таба
хәрәкәт итәргә кирәк.
5. Этләрдән саклануның иң гади ысулы – кесәдә «борычлы» кечкенә баллон йөртү. Алар исләргә бик сизгер. Баллонны хайванның борынына юнәлтеп сиптерергә кирәк.
6. Электрошокер – саклануның тагын бер ысулы.
Төймәгә баскач, ток разряды барлыкка килә, ул хайваннарны куркыта.
7. Сукбай хайван белән очрашканда иң мөһиме – паникага бирелмәскә. Кешенең курыкканын сизсә, эт ныграк котыра. Ярдәмгә чакырып кычкырырга оялмагыз.
Чыганак: Атна вакыйгалары
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев