Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Суга кермәгез!

“Ярамый!” дигән саен, су керәсе килә.

Көннәр әзрәк җиләсләнеп китсә дә, күлләр һәм су буе үз янына дәшеп тора. Быел мөслимлеләр өчен су коену сезоны соңрак башланды. Тик керергә дә өлгермәдек, пляжга “Су керү тыела!” дигән аншлаглар эленде.
Мөслимдә ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Халык җәй башыннан (рөхсәт булганчыга кадәр) рәхәтләнеп су керде, пляжда ял итте. Тик үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә Мөслимнең Ык елгасы пляжында суның пычрак булуы ачыкланды. Санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиена нормативларының артуы ачыкланды. Бу, үз чиратында, куркынычсызлык күрсәткечләренә туры килми, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Тик халык аншлаглар бар дип кенә суга керүдән тыелып тормый. Кагыйдәләргә буйсынмаучыларны ачыклау өчен пляжда матрослар кизү тора.
– Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатыннан көн дәвамында чиратлашып пляжны “саклыйбыз”.  Аңлыйбыз: җәй көне суын да керәсе, яр буенда кызынасы, ял да итәсе килә. Тик һәрнәрсәнең үз тәртибе бар. Сыйфатсыз су белән коенып, сәламәтлеккә зыян салганчы, тыелып тору яхшырактыр. Урнаштырылган аншлагларны алып атарга теләүчеләр дә очрап тора. Җәй беткәнче, суның лаборатор нәтиҗәләре уңай булыр дип уйлыйбыз. Пляжда су сыйфатына производство контроле дәвам итә, – ди матрос Радик Кәшбиев.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев