Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Суд карары чыкты

Яңа ел бәйрәме ялларында алкоголь кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән райондашыбызның язмышы 12 гыйнвар көнне мировой судта хәл ителде.

Бу көнне судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Мирсәитов эшен карады. Ул гаебен тулысынча таныды.
– Эчкән кешегә алкоголь җитми бит инде ул. Каладан туганнар кайткан иде, бикләнгәнче дип, кибеткә машина белән генә барырга уйлаган идем, барып чыкмады, – диде Мирсәитов.
Мирсәитов үзен ничек тотасын алдан ук планлаштырып куйган кебек, суд залына: “Мин гаебемне тулысынча таныйм!” – дип килеп керде. Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы күрсәтә башлагач, Мирсәитов аны караудан баш тартты. Видеоязмада хөкем ителүченең чайкалып торуы, сөйләшүе күренә иде. Шушы хәлдә руль артына утырып, чыгып китүе һәм могҗизаларга тарымавы – сөенеч, әлбәттә.
Видеоязмадан тыш ДАИ инспекторының алкотестер белән тикшерү үткәрүе, соңрак район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү дә судта дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спирт күләменең нормадан 2,5 тапкыр күбрәк булуын күрсәткән.
Административ җинаять кылганы өчен Мирсәитовка суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. 

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев