Шәхси хуҗалыкта ике сарай янган
Янгынның сәбәбе – электр чыбыгындагы кыска ялганыш.
2 июль көнне иртәнге 10 сәгатьтә Мәлләтамак авылындагы шәхси хуҗалыкта ике сарай янган.
"Янгынның сәбәбе – электр чыбыгындагы кыска ялганыш. Ел башыннан бу – егерме бишенче янгын. Сарайлар иминиятләштерелмәгән, хуҗага 500 мең сумга якын зыян килгән”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Вильям Тайбактин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев