Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Самокатның үз юлы

17 июньнән “Самокат” операциясе старт алды.

Җәй көне самокатларда яки велосипедларда йөрүче балалар саны күзгә күренеп арта. Яше тулганы да техника йөртә, тулмаганы да. Районның ДАИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, май-июнь айларында гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балигъ булмаган җиде яшүсмер, самокаттан егылып, авыр тән җәрәхәтләре алган.

– Балаларның велосипедта һәм самокатта йөрергә яратуы аңлашыла. Ләкин самокат та, велосипед та – аеруча куркыныч транспорт чаралары. Кайвакыт балалар самокатта юл уртасына – машина каршына ук килеп чыга. Бу бик куркыныч! Балага юлда йөрү кагыйдәләрен әти-әниләр өйрәтергә тиеш, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә дә көнкүрештәге тән җәрәхәтләре белән мөрәҗәгать итүчеләр саны соңгы арада арткан. Велосипедтан егылып баш мие селкенгән, самокаттан егылып аяк-кулларын җәрәхәтләгән балалар белән бергә өлкәннәр дә ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев