Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Саклык куркаклык дигән сүз түгел

2023 елда 2 меңнән артык беркетмә төзелгән.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бу уңайдан яңа законнар кабул ителә, төрле профилактик чаралар һәм рейдлар үткәрелә.

Яңа елдан “Юл хәрәкәте иминлеге турында”гы 196нчы Федераль законга үзгәрешләр керде. Аның нигендә “А” (мотоцикл) һәм “В” категорияле (җиңел машина), “С” (авыр йөк машиналары) һәм “D” категорияле (автобус) машина йөртү таныклыгы булган шоферлар алга таба “АІ” категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итәргә хокуклы. Үзйөрешле машиналарга кардан йөрүче машиналар (снегоход), квардоцикллар һ. б. керә. 

– Машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә хәрби хезмәттән качып йөрү отышлы түгел. Чакыру буенча хәрби комиссариатка килүдән баш тарткан егетләр машина йөртү таныклыгын алу имтиханына кертелми, димәк, машина йөртү таныклыгын ала алмый. Спиртлы эчемлекләр кулланып килгән өчен административ җәзага тартылган, паспорты гамәлдән чыккан кешеләрне дә имтиханга кертмәячәкләр, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
ДАИ инспекторлары хәбәр итүенчә, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферларның кайберләре таныклыкны ДАИ бүлегенә тапшырырга ашыкмый. Бу да шофер өчен файдага түгел! Суд карары чыкканнан соң, машина йөртүче ун көн эчендә таныклыгын яшәү урыны буенча ДАИ бүлегенә тапшырырга тиеш. Машина йөртүне чикләү вакыты таныклыкны тапшырган көннән исәпләнә башлый. 2023 елда ун райондашыбыз, суд карары чыккач та, машина йөртү таныклыгын ДАИга тапшырмаган. Шуңа бәйле аларның машина йөртүне чикләү вакыты озынайтылган.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев