Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Сак булыгыз: Чит кешегә банк картасын бирү хәзер җинаять булып санала

Хөкем ителүчегә 300 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр штраф салына

РФ Президенты дропперлар өчен җинаять җаваплылыгын билгели торган “Россия Федерациясе Җинаять кодексының 187 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законга кул куйды. Дропперлар – счетлардан акча урлауда, җинаятьләрне яшерүдә, криминаль керемнәрне акчага әйләндерүдә һәм легальләштерүдә катнашучы затлар. Банк картасын табыш алу ниятеннән чит кешегә тапшырып, әлеге кеше законсыз гамәлләр башкарган очракта, бу кеше җинаять җаваплылыгына тартыла. Хөкем ителүчегә бер елдан өч елга кадәрге чорда хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә 300 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр штраф салына яисә 100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр штраф белән 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный”, – дип хәбәр итә полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Ирек Бакиев.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев