Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сакланганны саклар

Сулыкларда ныклап катып өлгермәгән боз өстенә чыгу фаҗигагә сәбәп булырга мөмкин.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлегеннән хәбәр итүләренчә, калынлыгы 15 сантиметрдан арткан боз гына ышанычлы санала.
Боз өстенә караңгыда, күз күреме начар вакытта ялгыз чыгу аеруча куркыныч.

– Иминлек кагыйдәләрен үтәгәндә, куркыныч хәлләрне булдырмый калырга мөмкин.
Шөкер, җирлегеб ездә балыкчыларның боз астына китү очраклары булмады. Алга таба да мондый күңелсезлекләргә юлыгырга язмасын! – ди районның 123 санлы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Шипков.
– Суның тизлеге арткан, елга кушылдыкларына якын, боз өстенә үсемлекләр чыгып торган урыннарда аеруча сак булу таләп ителә. Биштәр булса, аны бер җилкәгә асарга кирәк, боз ватыла башласа, йөктән тизрәк арынып булачак. Боз өстеннән төркем белән барганда бер-береңнән 5-6 метр ара калдырып хәрәкәтләнү яхшырак. Бозның ныклыгын кул астындагы әйберләр – колга яки таяк белән тикшереп торыгыз. Аяк белән каты басып тикшерү катгый тыела, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге белгече Миләүшә Вәҗетдинова.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев