Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Рейд үтте

Күпкатлы йортлар ишегалдына керү юлларын каплап машина куючыларга җәза каты.

4 июль көнне ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге, ДАИ хезмәткәрләре, район Башкарма комитетының административ комиссия әгъзалары “Проезд” операциясе үткәрде. Профилактик чара барышында күпкатлы йорт ишегалларына машина куйган шоферлар тикшерелде. 
– Катлы йорт ишегалды мәйданнарында машина куярга ярамаганын белсәләр дә, тәртип бозучылар шактый. Кичектергесез ярдәм хезмәтләре кайбер очракта чакырылган адрес буенча килеп тә, йортка уза алмый. Тоткарлык тудырган машина йөртүчеләр шул санаулы минут эчендә кемдер ярдәмгә мохтаҗ булуын аңламый, күрәсең, – ди район Башкарма комитетының административ комиссия баш белгече Илназ Әхмәдуллин.
Рейд барышында керү юлларында машиналарын куеп, тоткарлык тудырган 5 райондашыбыз җаваплылыкка тартылып, һәрберсенә 500 сум күләмендә штраф салынган.

И. Әхмәдуллин фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев