Иминлек

Районда тагын бер мошенниклык очрагы теркәлде

Мөслимдә яшәүче 1973 елгы хатын-кызга узган елның март аенда 5 мең сумга микрозайм рәсмиләштергәннәр.

Бу атнада районда тагын бер мошенниклык очрагы теркәлде. Мөслимдә яшәүче 1973 елгы хатын-кызга узган елның март аенда 5 мең сумга микрозайм рәсмиләштергәннәр. Райондашыбыз алдарлар корбаны булуын судтан бурычны түләмәү турында язу килгәч кенә аңлаган. “Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Ел башыннан бу – өченче мошенниклык очрагы. Халык уяулыгын югалтмасын, шәхси мәгълүматларны чит кешегә әйтмәсен иде”, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.
 

Изображение от senivpetro на Freepik

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев