Профилактик операция башланды
Иминлек

Профилактик операция башланды

Республика буенча “Каршы як полоса” профилактик операциясе ункөнлеге башланды.

22-31 гыйнвар көннәрендә республика буенча “Каршы як полоса” профилактик операциясе үткәрелә. “Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу – иң еш очрый торган кагыйдә бозулар рәтендә. Ул еш кына юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булып тора. РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.15 матдәсе 4 өлеше нигезендә “Каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып чыгу” очрагы күзәтелгәндә, шофёрларга 5 мең сум күләмендә административ штраф салу яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ел башыннан бер шофер каршы як полосага чыгып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозды”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото -  "Мөслим-информ" архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев