Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме: Гадәттән тыш хәлләр вакытында нәрсә эшләргә? Райондашлар җавап бирә

Респондентларыбызга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткәндә нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат җиткереп тора. Райондашларыбыз көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда нишләргә кирәклеген беләме? Респондентларыбызга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Лилия:

– Һөҗүм вакытында каядыр ышыкланып булыр, дип уйламыйм. Качу урыннары барлыгын беләм, тик ул урыннар ачык түгел бит! Подвалга төшкәнче, ачкычын табып алырга кирәк. Ул ачкыч сакланган кеше урында булмаса нишләргә? Машинада калу яки тәрәзә янында тору да тыела бит әле. Инде күрәчәк булмасын, исән калу бик икеле, дип уйлыйм. Дрон күргәч, ул: "Качсын әле бу” дип, очып килгән җиреннән туктап калмый бит инде!

 

Рәшит:

– Узган җәйдә, урманда йөргәндә, җирдә пилотсыз очкыч ятканын күреп, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткән идек. Ул зыянсыз очкыч, видео төшерә торган аппарат булып чыкты. Үземнең югалып калмавыма, тиз реакция ясый алуыма сөендем. Табылдык һәрвакыт куркынычсыз булмаска да мөмкин. Аңа кагылырга, селкетергә ярамый. Анда шартлаткыч булырга, ул шартларга мөмкин. Ул урынны тиз генә ташлап китү һәм 112 номерына хәбәр итү хәерлерәк.

 

Сораштыруны

Лилия Шәймиева үткәрде.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев