“Мотоцикл” операциясе үтте
Иминлек

“Мотоцикл” операциясе үтте

Профилактик акцияләр даими үткәрелә.

20-28 апрель көннәрендә “Мотоцикл” операциясе үтте. Оператив-профилактик чара барышында мотоциклда мотошлемсыз йөргән өч егеткә һәм аларның ике пассажирына административ беркетмәләр төзелгән. “Профилактик акцияләр даими үткәрелә. Апрель аенда хәмер кулланган хәлдә рульгә утырган 11 райондашыбыз тоткарланды. Скутер һәм велосипедта йөргән 7 яшүсмергә кисәтү ясалды. Мотоцикл иярләгән яшүсмерләр дә еш очрый. Транспорт йөртү хокукы булмаган килеш мопед, мотоцикл, скутер, машина белән идарә итүче балигъ булмаган балаларга 5-15 мең сум штраф каралган”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев