Мөслимдәге янгында 40 яшьлек хатын-кыз һәлак булды
24 октябрь көнне төнге сәгать 11дә Мөслим авылындагы шәхси йортта янгын чыкты
Ут кирпеч белән тышланган бер катлы щитлы йортны ялмап алды.
80 квадрат метр мәйданны биләп алган янгынны сүндергәндә, 40 яшьлек хатын-кызның мәете табылды
– Янгынның беренчел сәбәбе – электр чыбыкларындагы кыска ялганыш. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара. Ел башыннан районда бу – унсигезенче янгын очрагы, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерә:
- Төзек булмаган электр приборларын, розеткаларны һәм озайткычларны кулланмагыз.
- Эшләп торган электр җылыткычларын караучысыз калдырмагыз.
- Электр челтәренә артык йөкләнеш китермәгез, берьюлы күп санда көчле электр приборларын кабызмагыз.
- Электр чыбыкларының торышын даими тикшереп торыгыз. Тузган яки зарарланган чыбыкларны белгеч ярдәмендә алыштырыгыз.
- Электр чыбыкларын келәм астыннан һәм ишек уемнары аша сузмагыз, ишек белән кыстырмагыз.
- Төнгә каршы, йокларга ятар алдыннан һәм өйдән чыгып киткәндә, кулланмаган вакытта электр приборларын челтәрдән өзегез.
Онытмагыз: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү фаҗигаләрне булдырмый калырга ярдәм итә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Вильям Тайбактин фотолары
Нет комментариев