Мөслимдә “Каршы як полоса” операциясе үтте
Профилактик чара барышында 5 шоферга административ беркетмә төзелде.
10-19 июнь көннәрендә Мөслимдә “Каршы як полоса” операциясе үтте. Профилактик чара барышында 5 шоферга административ беркетмә төзелде. “Былтыр республикада теркәлгән юл фаҗигаләренең яртысыннан күбрәге каршы як полосага чыгу аркасында булган. Алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламавына инанырга тиеш. “Узып китү тыела” билгесе гамәлдә булган зонада, “Тоташ линия” тамгасы булганда, борылышларда һәм башка төр куркыныч урыннарда “обгон”га керү тыела. Кагыйдәне бозган өчен 7500 сум штраф яки дүрт-алты айга иректән мәхрүм ителү яный”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев