Мөслимдә ел башыннан 18 нче механик авария: Октябрь урамында ике «Лада» бәрелешкән
Машиналар техник зыян алды
12 февраль көнне Мөслимнең Октябрь урамында механик характердагы юл-транспорт һәлакәте булды. «Лада-Гранта» автомобиле үзенең алдыннан барган «Лада-Веста» машинасына килеп бәрелгән. Җиңел машиналарның икесендә дә хатын-кызлар булган.
«Машиналар техник зыян алды. Ел башыннан бу – техникага механик зыян килү белән бәйле 18 нче авария очрагы», – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
«Халык инспекторы» кушымтасы аша райондашларыбыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракларны видеога төшереп җибәрә ала. Иминлек мәсьәләсендә һәркем уяулык күрсәтсен иде!
Феликс Мәгъданов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев