Мөслим гимназиясе укучылары янгын сүндерүчеләр белән очрашты
Иминлек

Мөслим гимназиясе укучылары янгын сүндерүчеләр белән очрашты

Янгын сүндерүчеләр янгынны булдырмас өчен иминлек кагыйдәләрен аңлатты

30 апрельдә Янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан Мөслим гимназисенең 1 сыйныф укучылары Мөслим янгын сүндерү хезмәткәрләре Илнар Идиатов, Вильям Тайбактин белән очрашты.

"Тайбакин В.С. янгынны булдырмау һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты. Янгын сүндерү приборы белән таныштырды һәм эшләтү кагыйдәләрен аңлатты.


1 «В» сыйныфы укучысы Әзизәнең әтисе Рушан Фәрхетдинов янгын эшләгәндә кигән каскасын күрсәтте.
Балалар бик матур итеп үз фикерләрен әйттеләр, рәсемнәр дә ясап алып килгәннәр иде.
Бик файдалы очрашу булды", - дип хәбәр итә башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Хәсәнова.

Миләүшә Хәсәнова фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев