Мошенниклар кредитлар рәсмиләштерә
Бу мошенниклыкның яңа төре булмаса да, беркатлы райондашларыбыз әледән-әле шушы капкынга эләгә.
“Дәүләт хезмәтләре” порталында шәхси мәгълүматны үзләштереп, мошенниклар кредитлар рәсмиләштерә. Бу мошенниклыкның яңа төре булмаса да, беркатлы райондашларыбыз әледән-әле шушы капкынга эләгә. Җирлегебездә быел шундый тугыз очрак теркәлгән. Дүрт очракта мошенниклар корбаннарының һәркайсы исеменә 50 мең сумга кадәр микрозайм рәсмиләштергән. “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша 2-НДФЛ һәм башка белешмәләр, кайсы банктан кредит алырга мөмкин булуы турында бик күп мәгълүмат алырга була. Мошенниклар турында хәбәрдар булмаганнар кырыкалдарлар кармагына тиз эләгә. Чит кешеләргә беркайчан да телефоныгызга килгән смс-кодларны әйтмәгез!” – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев