Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Мошенниклар корбаны булган

Чит кешеләр басымы белән акчагызны теләсә нинди счетка күчермәгез.

Мөслимдә яшәүче 1956 елгы ир-ат узган атнада мошенниклар корбаны булган. Үзләрен банкның иминлек хезмәткәрләре дип таныштырып: “Акчагызны урларга телиләр”, – дип, мошенниклар райондашыбызга акчасын башка, ышанычлырак исәп-хисап счетына күчерергә тәкъдим итә. Ир-ат 100 мең сум акчаны счеттан алып, 5 мең сумын кырыкалдарларга күчерә. Саклык банкы хезмәткәре: “Сезне алдыйлар бит!” – дип, ир-атны район эчке эшләр бүлегенә озата. “Банк хезмәткәренең уяулыгы сәбәпле райондашыбыз калган акчасын саклап кала. Чит кешеләр басымы белән акчагызны теләсә нинди счетка күчермәгез. Быел бу – сигезенче мошенниклык очрагы. Бүгенге көндә тикшерү эше бара”, – ди эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев