Махсус режим кертелә
Иминлек

Махсус режим кертелә

Янгынга каршы махсус режим буенча өйрәнүләр узды.


17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы катгый режим кертелә.

Бу чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта – мангалларда ризык әзерләү тыела.

Махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган.

“Физик затларга штраф күләме – 20 мең сум, вазыйфадагы затларга – 60 мең сум, юридик затларга 800 мең сум штраф түләргә туры киләчәк”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев