Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Кагыйдәләрне үтәргә кирәк

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышы узды. Комиссия эшендә ТР Эчке эшләр министрлыгының пропаганда бүлеге җитәкчесе Рамил Әхтәмҗанов катнашты.

– Шоферларның игътибарсызлыгы аркасында меңләгән кешенең гомере өзелә. Иң аянычлысы – балалар үлеме. Рульгә утырган кеше, үзе өчен генә түгел, пассажирлар, һәм юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен дә җаваплы булуын онытмасын иде. Хаталарны төзәтеп булмый! – диде Рамил Әхтәмҗанов.

Утырышта сүз, нигездә, балалар иминлеге хакында барды.

– Быел район территориясендә балигъ булмаган бала катнашында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. “ВАЗ-21103” автомобиле йөртүчесе тизлеген киметми һәм юл шартларын – гравий участогын исәпкә алмый, шул сәбәпле машина белән идарәне югалта. Нәтиҗәдә, машина, юлдан төшеп, электр баганасына бәрелә. Рульдәге 2002 елгы хатын-кыз тән җәрәхәтләре ала. Арткы утыргычтагы 2010 елгы пассажир тән җәрәхәтләре белән Яр Чаллы хастаханәсенә озатыла, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Иминлек беренче чиратта юллар торышына бәйле. Язгы-көзге чорда, юлларны төзекләндерү максатыннан, асфальт түшәлгән урамнарда “Мост” җәмгыяте эшчеләре чокыр ремонтын башкарды. Гравий түшәлгән урамнарда юллар тигезләнде, юл билгеләре яңартылды.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 3 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев